Әдипнең психологик сюжет осталыгы

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 13 Февраля 2012 в 19:09, реферат

Описание

Ә.Еники – татар әдәбиятын күп төрле әдәби типлар, тормышчан образлар белән баеткан язучы. Аларда әдип үз заманы героеның катлаулы язмышын, каршылыклы характерларын күрсәтә. Әдипнең иҗат дөньясы киң hәм күпкырлы. Аның әсәрләрендә сурәтләнгән кеше образлары нигездә тирән эчке кичереш, уйлану, сиземләү кебек катлаулы психологик халәтне бирү ярдәмендә ачыла.

Содержание

КЕРЕШ СҮЗ............................................................................................................3
1. Тормыш юлы.......................................................................................................5
2. Әдипнең психологик сюжет осталыгы.............................................................7
БИБЛИОГРАФИЯ................................................................................................13
ЙОМГАКЛАУ......................................................................................................15

Работа состоит из  1 файл

Готово реферат.doc

— 85.00 Кб (Скачать документ)

     Ә.Еникинең әдәбияттагы, аның  да сатира өлкәсендәге новаторлыгы  шунда: реалистик тип, характер  тудыруда бер генә конкрет  кешене түгел, бәлки шул сыйфатларның төрле төсмерләрен үзендә туплаган бик күпләрне гомумиләштереп, бер образда бирүендә. Әйтик, шундый бер тулы катламга хас булган ялагайлык, куштанлык сыйфатларын ул авыл хуҗалыгын күмәкләштерү нәтиҗәсендә “түрә”гә әйләнгән колхоз рәисләре образларында күрсәтә, шул ук вакытта аларның индивидуаль үзенчәлекләрен дә онытмый. Шундый типик характерларны без аның “Хәйләкәр председатель”, “Бөке”, “Гадәт колы” хикәяләрендә очратабыз. 
     Ә.Еникинең иҗтимагый тормыштагы актуаль мәсьәләләргә багышланган публицистик мәкаләләре, очерклары, әдәбият-сәнгать турындагы уйланулары һәм истәлек язмалары, бергә тупланып, 1983 елда аерым китап булып чыкты. Сиксәненче еллар башында исә «Казан утлары» журналы битләрендә (1981 ел, 10, 11 саннар; 1982 ел, 12 сан; 1985 ел, 1, 2 саннар) әдипнең яңа әсәре-— автобиографик материалларга нигезләп язылган «Соңгы китап» исемле документаль повесте дөнья күрде.

     90 нчы еллардан гомеренең соңгы  елларына кадәр газета-ңурнал  битләрендә тормыш, яшәеш, үткәнебез,  бүгенгебез һәм киләчәгебез турыгдагы, заманның актуаль мәсьәләләрен яктырткан публицистик мәкаләләрен бастырып торды. Ә.Еникинең тарихи-хронологик нигездә язылган җыентыгы “Кәяш баер алдыннын” дигән исем астында 1996 елда дөнья күрде. Биредә здип бик итәгатьле генә үзе үткән елларга борылып карый, төрле җитәкчеләрнең ил белән идарә итү чорына объектив бәя бирергә омтыла.

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

ЙОМГАКЛАУ 

     Тууына 100 яшь булган, шуның 70 елга якынын каләм тотып үткәргән, гасырыбыздагы бик хәтәр борылышларның hәммәсен үз җаны, язмышы аркылы үткәреп, гаять бай акыл, хис-кичерешләр тирәнлеге, тормыш hәм иҗат тәҗрибәсе туплаган Әмирхан Еники гадәти генә зат түгел. Гадәтчә яшәү өчен дә бик куркыныч булган ул чорларны рухи кыйбласын йомшартмыйча, ныклык саклап уза алуы үзе генә дә хөрмәт уята торган гаять зур, мәгънәле бер күренеш.

       Ләкин ул, шуның өстенә, иң хәтәр  шөгыль ияләренең берсе – язучы.  Әдипнең дә тегенди-мондые гына түгел, чын мәгънәсендә рәссам дип аталырдае. Мондый дәрәҗәдәге каләм иясе белән теләсә кайсы әдәбият горурлана алыр иде.

       Язучының әсәрләре рус, украин, үзбәк, казакъ, башкорт, чуаш, гарәп телләренә дә тәрҗемә ителгән. Үзе дә әдәби тәрҗемә остасы. Ул украин язучысы О.Гончарның “Знаменосцы” (“Байрак йөртүчеләр”) романын, А. Островскийның “Без вины виноватые” (“Гаепсез гаеплеләр”) драмасын, М.Бубеновның “Белая береза” (“Ак каен”) романын, К.Паустовскийның “Летние дни” (“Җәй көннәре”) исемле хикәяләр җыентыгын, Э.Казакевичның “Синяя тетрадь” (Зәңгәр дәфтәр”), Ч.Айтматовның “Беренче мөгаллим” повестьларын һәм төрле халыкларның әкиятләрен татар теленә тәрҗемә итте.

       Ә.Еникинең иҗаты хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнде. Ул “Кызыл Хезмәт Байрагы” (1979) һәм “Почет Билгесе” (1957) орденнары белән бүләкләнде. 1984 елда аңа “Юлчы” исеме белән чыккан хикәяләр җыентыгы һәм русча тәрҗемәдә басылган “Повести и рассказы” (1982) китабы өчен Татарстан АССРның Г.Тукай исемндәге Дәүләт премиясе дә бирелде. Ә.Еники —1946 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

       Йомгаклап әйтәсе килә, Ә.Еники – рәссамның да рәссамы. Г.Халит дөрес билгеләгәнчә, “Ә.Еники иҗатының иң үзенчәлекле сыйфаты – психологик сюжет осталыгында”. Эстетик кануннар белән бәяләгәндә, әлбәттә шулай. Ләкин Ә.Еники язучы буларак шундый фигура ки, аның иҗатының үзенчәлеге дә теория кысаларына гына сыеп бетми, әле аны аңлау hәм аңлату киләчәктәге бурыч булып кала. Әмма шунысы ачык: язучы иҗаты белән генә түгел, бөтен рухы, яшәеше, табигате белән халык бәгыренә аерылмас булып береккән. 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

БИБЛИОГРАФИЯ 

      1. Гыйззәтуллин Н. Әмирхан Еники  повестьларының сюжет-композиция үзенчәлекләре.- Кит.: Герой, стиль, осталык: (Татар совет әдәбиятының кайбер мәсьәләләре). Казан, 1972, 191-208 б.

      2. Миңнуллин Ф. Әдәби герой диалектикасы.- Кит.: Миңнуллин Ф. Якты юллар:  Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1975, 12-25 б.

      3. Низамиев Р. Әмирхан Еники янында.- Идел. Яшьләрнең әдәби альманахы, 1977, №8, 56-59 б..

      4. Халит Г. Кешеләр hәм язмышлар: (Әмирхан Еникиның иҗат портреты).- Кит.: Хаоит Г. Кешегә hәм чынбарлыкка мәхәббәт белән. Казан, 1975, 116-148 б.

      5. Халит Г. Таләпчән  hәм эзләнүчән талант.- Казан утлары, 1969, №3, 112-128 б.

      6. Хәким С. Хисләрнең очрашуы:  Ә.Еники иҗаты турында уйланулар.- Соц.Татарстан, 1983

      7. Хөсни Ф. Сирәк талантларның  берсе.- Азат хатын, 1979, №3, 7 б. 

Информация о работе Әдипнең психологик сюжет осталыгы