Әдипнең психологик сюжет осталыгы

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 13 Февраля 2012 в 19:09, реферат

Описание

Ә.Еники – татар әдәбиятын күп төрле әдәби типлар, тормышчан образлар белән баеткан язучы. Аларда әдип үз заманы героеның катлаулы язмышын, каршылыклы характерларын күрсәтә. Әдипнең иҗат дөньясы киң hәм күпкырлы. Аның әсәрләрендә сурәтләнгән кеше образлары нигездә тирән эчке кичереш, уйлану, сиземләү кебек катлаулы психологик халәтне бирү ярдәмендә ачыла.

Содержание

КЕРЕШ СҮЗ............................................................................................................3
1. Тормыш юлы.......................................................................................................5
2. Әдипнең психологик сюжет осталыгы.............................................................7
БИБЛИОГРАФИЯ................................................................................................13
ЙОМГАКЛАУ......................................................................................................15

Работа состоит из  1 файл

Готово реферат.doc

— 85.00 Кб (Скачать документ)

       ЭЧТӘЛЕК 

       КЕРЕШ СҮЗ............................................................................................................3 

       1. Тормыш юлы.......................................................................................................5

       2. Әдипнең психологик сюжет осталыгы.............................................................7 

       БИБЛИОГРАФИЯ................................................................................................13

       ЙОМГАКЛАУ......................................................................................................15 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

       КЕРЕШ СҮЗ 

                   “Минем кем икәнемне әнә хикәяләрем әйтер”

                           Әмирхан Еники 

     Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еникинең тууына 100 ел (1909-2000).

     Ә.Еники – татар әдәбиятын күп төрле әдәби типлар, тормышчан образлар белән баеткан язучы. Аларда әдип үз заманы героеның катлаулы язмышын, каршылыклы характерларын күрсәтә. Әдипнең иҗат дөньясы киң hәм күпкырлы. Аның әсәрләрендә сурәтләнгән кеше образлары нигездә тирән эчке кичереш, уйлану, сиземләү кебек катлаулы психологик  халәтне бирү ярдәмендә ачыла. Ул – язмышындагы, аларның үзара мөнәсәбәтләрендәге авыр хәлләрне, драматик кичерешләрне тирән аңлаучы hәм шуларны үзенә генә хас чаралар ярдәмендә сәнгать чынлыгына әйләндергән сүз остасы. Язучы иҗатында чынбарлыкны эстетик үзләштерү, шул рәвешле, җанлы характерларны тудыру, психологик анализның киң мөмкинлекләреннән, төрле чараларыннан hәм формаларыннан файдалану аша бара.    

     Әмирхан Еники – патша заманында туып, ватандашлар сугышы чорында үсмерлек елларын кичереп, НЭП (яңа икътисади сәясәт) чорында һәм Сталин конститутциясе яктылыгында тормышның ни икәнен аңлый башлаган, Бөек Ватан сугышы елларында дары иснәгән, Хрущев җепшеклеген, Горбачев, Ельцин демократиясен күргән, гасырны иңләп-буйлап кичкән ил агасы.

     Әмирхан Еникиның үз куллары белән Милли музей фондларына тапшырган кулъязмаларын барлап утырсаң, “Курай”, “Җиз кыңгырау”, “Матурлык” кебек әсәрләренең ничек тууын, һәрбер җөмләнең ничәмә-ничә кат эшкәртелүен күргәндәй буласың. Ә.Еникиның үзенчәлекле, таныш язуы үзе үк әсәрләндерә. Ирексездән, редакторларның: “Әмирхан ага бер генә өтерен дә үзгәртергә рөхсәт итми иде, “ – дигән сүзләрен уйлап куясың.

      Ә. Еники кешенең күңелен ачып сала белә, кеше рухы өчен көрәш барган катлаулы бу чорда үз әсәрләре белән шушы көрәшнең эчендә кайнап яши. Аңа җан җылысы, олы хисләр, җитди фикерләү, заманның әһәмиятле мәсьәләләрен күтәрә белү кебек сыйфатлар хас. 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

    1. ТОРМЫШ  ЮЛЫ
 

         

     Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникиев 1909 елның 2 мартында Башкортстанның Благовор таза хәлле крестьян гаиләсендә туган. Әтисе Нигъмәтҗан – җитез хәрәкәтле, ачык күңелле, жор сүзле, уен-көлке яратучан кеше була. Әнисе Бибихәдичә - сабыр холыклы, акыллы хатын булган. Ләкин аны тормыш иркәләмәгән. Яшь кызның әти-әнисе үлеп китә hәм аның карамагында ике кечкенә кыз да кала. Шуңа күрә 22 яшендә 20 яше дә тулмаган Нигъмәтҗанга кияүгә чыга hәм шул ук йортта яшәп калалар. Ләкин гаиләнең баладан бәхете булмый: 9 бала бер-бер артлы туып, үлеп баралар. Исәп буенча 10 нчы бала булып дөньяга Әмирхан килә.  1911 елда аларның гаиләсе моннан кырык чакрым ераклыктагы Дәүләкән дигән авылга күченә. Әмирханның яшьлек еллары шушы төбәктә - Дим буенда үтә. Белемне ул мәчет каршындагы мәдрәсәдә ала башлый.

     Әмирхан кече яшьтән үк игътибарлы, күзәтүчән малай була. Аны җирле халыкның тормыш шартлары да, яшәү рәвеше дә кызыксындырган. Аның өчен аеруча әhәмиятлесе кымыз эчәргә килүчеләр вакыйгасы була. 1924 елда Мәҗит Гафури, Шәриф hәм Сәгыйть Сүнчәләйләр кымызда булалар. Әмирханның әдәбият белән “җенләнә” башлаган елларында шундый күренекле сәнгать әhелләрен, галимнәрне, әдипләрне күрүе hәм ишетүе сайланган юлыннан баруга этәргеч була.

     Шуның өстенә Әмирхан өчен ана телендә уку “күңел ихтияҗына” әйләнгән була. Телне аларга нык өйрәткәннәр, уку, язу, сөйләргә өйрәнү күнекмәләре алу булачак язучыда китапка хөрмәт тәрбияләгән.

     1925 елның җәендә ул сәнгать мәктәбендә уку теләге белән Казанга килә һәм китап кибетенә курьер булып эшкә урнаша. 1926 елда ул “Озын көн тыңлаганда” дигән хикәясен язып карый, ә Гомәр Гали бу хикәяне бастырып чыгарырга ярдәм итә. Шушы ук елны Казан университеты каршындагы рабфакка укырга керә. Шушы чорда көндәлек мәтбугат битләрендә аның әдәби парчалары hәм хикәяләре күренә башлый. 1927-1931 елларда Донбасста наданлык бетерү курсларында укыта, Казан мех фабрикасында эшли, бер үк вакытта төп эшеннән аерылмыйча, 1931-1933 еллар арасында Казанда Хезмәтне фәнни оештыру институтында укый. Шуннан соң ул 1934-1941 елларда Казандагы җирле промышленность өлкәсендә техник укыту буенча методист булып, кинофикация трестында инструктор, бакудагы Азеркино студиясенең райондагы махсус вәкиле, Казанның икенче номерлы тегү фабрикасы каршындагы стахановчылар мәктәбендә һәм Үзбәкстанның Маргелан шәһәрендәге мәктәпләрнең берсенә укытучы булып берәр-икешәр ел эшләп ала. 1941-1945 елларда Ватан сугышында катнаша. 
     Армиядән кайткач, Ә.Еники берникадәр вакыт “Совет әдәбияты” (хәзерге “Казан утлары”) журналында - әдәби хезмәткәр, Татарстан радио комитетында әдәби тапшырулар бүлеге редакторы булып эшли, 1950-1952 елларда казан авиация техникумында татар теле укыта, 1953 елдан ул тулысы белән язучылык хезмәтенә күчә. Ул үзенең сугышка багышлап язылган хикәяләрендә үлемнең чиклеген тасфирлый. Кешедәге иң әһәмиятле нәрсәләргә: бөклек, батырлык, әхлакъ сыйфатларына басым ясый.
 

    1. ӘДИПНЕҢ ПСИХОЛОГИК СЮЖЕТ ОСТАЛЫГЫ
 

     Үз иҗатына иң җаваплы караган, үз туган теленә иң мәхәббәтлеиязучыларның берсе, hичшиксез, Еники. Ул индетсезгә безгә урам теле белән, гәҗит яисә радио-телевидение теле белән китаплар калыплаучы түгел. Ул – тел остасы! Ул сүзнең көчен, сүзнең моңын, сүзнең аhәңен, сүзнең дәртен hәм җылысын башкаларга караганда ныграк тоя. Ул безгә hәр яңа әсәре белән сүзнең җанлы булуын, ягымлы булуын, татлы hәм газиз булуын раслый. Аны укыганнан соң татар теленең чыннан да бөеклегенә яңадан бер тапкыр ышанасың. Бөек татар теле. Еники теле!

     Ходай Еникидән берни дә кызганмаган. Ул Талант дисеңме, Гомер дисеңме, Исем дисеңме, Нәсел дисеңме – hәммәсен дә сайлап биргән, hәммәсен дә мулдан биргән. Еники гомеоенең дә, талантының да, үзенең дә, халыкның да кадерен, бәясен белде. Шуҗа күрә дә үз халкының газиз вә кадерле бер баласы ул – Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники!

     Ә.Еникины үзенчәлекле художник итеп таныткан хосусиятләрнең берсе – аның теле. Аның хикәяләрен, повестьларын укыганда телебезнең нинди көч-көдрәткә ия булганлыгын янә һәм яня төшенәсең. Логик эзлеклелек, сүз асты дөньясының тигез һәм тыныч агышы, нәкъ үз урыннарына утырган сүзләрнең, берсе икенчесеннән көч алып, музыкаль әһәңлелек белшн җырлап торулары – боларны һәм әйтәм дигәндә телгә килмәгән башка күркәм якларны, беренче нәүбәттә, нәкъ менә Ә.Еники иҗатыннан табабыз.

     “Табабыз” – урынлы әйтелмәде.  Аларны эзләргә кирәк түгел,  алар әсәрнең тукымаснда, алар  – тасвирлана торган хәл-әхвәлләрнең  мускулы, эчке пружинасы буларак, укучыны шундук эләктереп алалар һәм алып китәләр. Бу тасвирның әфсененә бер эләктеңме, ычкынырмын димә. Ул сине тирбәтеп һәм моңландырып, уйланырга һәм тормыш, көнкүреш картиналарына үз күзең белән карарга мәҗбүр итеп, алып бара, алып бара...

    Беренче хикәялөре үк Ә.Еникине психологик анализ остасы итеп таныталар. Әдип иң гади бер көн вакыйгаларын, иң гади кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен, көндәлек тормышның иң гадәти күренешләрен ала да, аларны, Ә.Еники генә сурәтли алганга, үзенчәлекле итеп тасвирлый. Ул ашыкмый, кабаланмый, сүз иркен агыла. Бу хикәяләүдә үзенә бертөрле көй-моңсулык ишетелә. И.Юзеев аны болай дип характерлый: “Язучының үзенчәлекле хикәяләү алымы халыктан килә: әйтерсең, син якын дустың белән чәй эчеп утырасың. Ул сиңа бер дә кабаланмыйча гына, күңелдәге йөгәнсез дәртен тыштан яшерә-яшерә, күзенә бәреп чыгарга торган яшь бөртеген эчкә йота-йота сөйли. Ул сөйли, ә син күпне күргән, күпне кичергән бу тылсым иясенең авызына карыйсың да, аның сихри сөйләме артыннан иярәсең. Сөйли генә түгел, көйли дияр идем мин. Прозасының шагыйрәнә үз ритмы бар. Иренгә тидерүгә көй уйный башлаган ялан курае сыман, сөйләме табигый, иркен ага. Ул сөйли, ул сиңа халыкның катлаулы язмышын, тугърылыгын, вөҗданын, мәхәббәтен тасвирлый...”

     Ә.Еники әсәрләрендәге шушы камимилеккә ирешү юлында гаят зур тырышлык куеп эшли. Әсәрләренең исемнәре дә бик нык уйланган була, андагы вакыйгалар белән эчке бер мәгънәви бәйләнештә тора. Хикәяләренең, повестьларының беренче җөмләләре аеруча игътибарга лаек. Алар  әсәргә нота ачкычы кебек: хикәяләү интонациясен, булачак вакыйгаларның юнәлешен билгелиләр.

     Аерым ңурналистик язмалары hәм “Дус кеше” (1929), “Поңар” (1929), “Никуличева hәм аның иптәшләре” (1934), “Көзнең бер кичендә” (1939) шикелле повесть, хикәяләре белән сугышка кадәр үк мәтбугатта исеме күренгәләсә дә, Ә.Еники үзенчәлекле язучы-художник буларак нигездә сугыш hәм сугыштан соңгы елларда формалаша. Аның “Бала” (1941), “Ана hәм кыз” (1942), Бер генә сәгатькә” (1944), “Ялгыз каз” (1944), “Мак чәчәге” (1944), “Кунакчыл дошман” (1945), “Тауларга карап” (1948), “Кем җырлады” (1956) кебек хикәяләре татар психологик прозасының матур үрнәкләре булып саналырга хаклы. Аларда дәhшәтле сугыш шартларында гади совет кешесенең рухи чыдамлыгы, тыйнаклыгы, юлындагы авырлык-кыенлыкларны батырлык белән кичерүе hәм тормышка, яшәүгә булган тирән ышанычы сәнгатьчә калку итеп сурәтләнә. Әдип, барыннан да элек, сугыш чынбарлыгының кеше рухында, табигате-холкында чагылышын анализлый hәм көндәлек тормыш вакыйгалары, детальләре аша үз геройларының эчке дөньясын, характер үзенчәлекләрен психологик төгәллек белән, тәэсирле итеп ачуга ирешә.

     Сугыш чоры әдәбиятында, табигый ки, үзәктә Солдат образы тора. Ә.Еники иҗатында да ул шулай. Анда Солдат образын ачу төрле ракурсларда бара6 башта сугыш хәрәкәтләренең башланган вакытында солдат Зариф (“Бала”), аннары туганнары кулына үлем хәбәре генә килгән, бердәнбер улын көтеп ятучы ананың соңгы өмете булган Хәсән (“Ана hәм кыз”), туган йортына бер генә сәгатькә кайта алган Гомәр (“Бер генә сәгатькә”), штраф ротасы повары  Иван (“Ялгыз каз”), бөтенләй исеме күрсәтелмәгән, аталмаган Солдат (“Мак чәчәге”) h.б..

     Сугыштан соңгы чорда Ә.Еники ялгызлык төшенчәсен сугыш алып килгән котылгысыз фаҗигаләр, югалтуларның дәвамлы процесс икәнлеген ассызыклаучы хәлләр буларак куллана. “Ялгызлык” хикәясендә әлеге проблема кеше язмышы, өмете, рухи дөньясы белән бәйләнештә, характер сыйфатларын ачу чарасы буларак тагын да калкурак чагылдыра.

     Язучының “Рәхмәт, иптәшләр!” (1951-1952), “Саз чәчәге” (1955), “Йөрәк сере” (1957), “Рәшә” (1962), “Вөҗдан” (1968), “Без солдатлар идек” (1971), “Гөләндәм туташ хатирәсе” (1975) исемле повестьлары, “Туган туфрак” (1959), “Матурлык” (1964), “Төнге тамчылар” (1964), “Коръән хафиз” (1964), “Курай” (1970), “Тынычлану” (1978) кебек хикәяләре,кешеләр арасындагы төрле катлаулы мөнәсәбәтләрне реалистик рухта яктыртуы hәм заманны борчыган әхлакый-этик проблемаларны кыю рәвештә күтәрүе белән бергә, сәнгатьчә камил эшләнүләре җәhәттән дә аерым игътибарга лаеклар. Геройның күңел серләренә тирән үтеп керә белү осталыгы, фикернеү фәлсәфи үткенлеге hәм драматик киеренкелеге, форманың пөхтә hәм җентекле эшләнүе, тел-сурәтләү чараларының төрле стилистик буяуларга, образлы фикерләүдәге милли үзенчәлекләргә бай булуы – болар Ә.Еники талантының төп сыйфатларын тәшкил итәләр.

     Шул ук вакытта Ә.Еники — әдәби тәрҗемә остасы да әле. Ул украин язучысы О.Гончарнын «Знаменосцы» («Байрак йөртүчеләр», 1951) романын, А.Островскийның «Без вины виноватые» («Гаепсез гаеплеләр», 1953) драмасын, М. Бубенновның «Белая береза» («Аккаен», 2 нче кисәк, 1954) романын, К. Паустовскийның «Летние дни» («Җәй көннәре», 1960) исемле хикәяләр җыентыгын, Э. Казакевичның «Синяя тетрадь» («Зәңгәр дәфтәр», 1964), Ч.Айтматовның «Беренче мөгаллим» (1965) повестьларын һәм күп кенә СССР халык әкиятләрен татар теленә тәрҗемә итте. Аның үзенең дә төп әсәрләре рус теленә һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителгән.

     Ә.Еники тудырган образлар системасында өлкән буын вәкилләрен сурәтләү зур урын алып тора. Автор, әлбәттә, аларга зур идея-эстетик бурычлар йөкли. Алар яшь буын өчен һәр яктан үрнәк булырга, үткән тормыштагы уңай тәҗрибәне, рухи байлыкны югалтмыйча, алга таба дәвам иттерелүен кайгыртып яшәргә тиешләр. Чыннан да, туган җирдән, аның рухи тәҗрибәсеннән, традицияләреннән  аерылуны язучы хәзерге тормышның әхлаксызлыгын күрсәтә торган күренешләр дип бәяли. “Әйтелмәгән васыять” хикәясенең конфликт үзәгенә Акъәбинең уй-тойгылары, кешелекле, җитди, әһәмиятле теләк-фикерләренең балаларына барып җитмәве арасындагы каршылык куела. Геройның уй-хисләре һәм ниятләре тирә-юньдәге яшь буын вәкилләренең аларга җитди нәрсә итеп караулары белән каршылыкка керә.

     Ә.Еники кайбер әсәрләрендә турыдан-туры музыка һәм аның кеше күңеленә ясаган тәэсире турында сөйли. “Гөләндәм туташ хатирәсе” повестен ул татар халкының атаклы композиторы С.Сәйдәшевның яшьлеген сурәтләүгә багышлый. Вакыйгалар Гөләндәм туташ авызыннан алып барыла. Яшьлекнең самими пакъ, олы хисләре белән өретелгән бу әсәр Ә.Еникинең иң матур әсәрләреннән берсе дип санала.

    

     Ә.Еники иҗатында юмор-сатира, әдәби тәнкыйть, очерк, публицистика, мемуар жанры әсәрләре һәм әдәби тәрҗемәләр дә зур урын били. «Күсия ханым», «Күңелсез мәҗлес», «Кунакта», «Бөке», «Сыбызгы» кебек кыска хикәяләрендә («Чәнечкеле хикәяләр» җыентыгы) ул үткен-җор тел, оста тотып алынган тормыш детальләре ярдәмендә җәмгыятебездә очрый торган кире типларның гомумиләштерелгән сатирик портретларын күз алдына китереп бастыра. Гомумән, юмор-сатира Ә.Еники язу стиленең мөһим хасиятләреннән берсе булып, аның элементлары теге яки бу күләмдә язучының һәрбер әсәрендә диярлек очрый.

     Ә.Еники җәмгыяттәге җитешсезлекләрне, кешеләр арасында тигезсезлек, шаблонга корылган мөнәсәбәтләрне ачык күрсәтү максаты белән, шулай әйтергә яраса, эзоп теленә күчә. Әдәбият тарихында мондый алымга мөрәҗәгать итү социаль-иҗтимагый җитешсезлекләрне фаш итү максатыннан кулланылып килә. Ә.Еники “нык үскән социализм” шартларында хәрәкәт итүче, күзгә артык бәрелеп тормаган, ләкин гаять тирән мәгънәле образлар иҗат итә. Аның әсәрләрендә сурәтләнгән образлар шул шартларда кешенең чын хәлен һәм аны китереп чыгарган сәбәпләренең асылын ачып бирү әһәмиятенә ия.

Информация о работе Әдипнең психологик сюжет осталыгы