Телебез турында

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 24 Октября 2012 в 20:09, доклад

Описание

Доклад про татарский язык

Работа состоит из  1 файл

Телебез турында.doc

— 78.50 Кб (Скачать документ)

Шушы урында декабрь аенда район күләмендә КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты мөгаллимнәре, студентлары, мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашында үткәрелгән фәнни-практик конференция турында искә алып үтәсем килә. Бигрәк истә калганы һәм барыбызга да ошаганы - Кытайдан татар телен өйрәнергә килгән студент егетнең чыгышы. Әтисе һәм әнисе, Кытайда туып үссәләр дә, туган телләрен өйрәнгәннәр, улларына өйрәтүне дә кирәк дип санаганнар. Әле Кытайда укыганда ук тарих дәресендә укытучы алардан кайсы милләттән булулары, үз милләтенең тарихы, мәдәнияте хакында ниләр белүләре турында сораган. Егетебез ул чакта үз халкы турында бөтенләй берни сөйли алмаганына хурланган һәм телебезне, тарихыбызны  тирәнрәк өйрәнү максаты куйган. Казанда кайбер яшьләрнең “Нәрсәгә ул татар теле?” дип әйтүләренә карата ул бу сорауның бөтенләй урынсыз булуын аңлатты. Син татар икәнсең, димәк, үзеңнең телеңне, тарихыңны яхшы белергә тиешсең. Кем генә булсаң да,

 

 

 

 

Йомгаклау

Тел ул - бөтен  халык казанышы, меңнәрчә, миллионча  кешеләрнең күп гасырлык иҗаты җимеше. Шуңа күрә дә телгә карата башбаштаклык кылырга, аның белән саксыз эш итәргә, аны үзенә ошаганча бозарга беркемнең дә хакы юк.

   Тел –  халыкның, милләтнең иң беренче,  иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә,  ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү –зыялы һәр кешенең изге бурычы.

Бүгенге көндә телебездәге  ялгышларның күбесе татарларның, нигездә, ике телле булуы, ягъни туган  телләрендә дә һәм рус телендә дә сөйләүләре, язулары белән бәйле. Рус телендә эш итә торган татар кешесе еш кына үзе дә сизмәстән туган теленә урынсызга рус сүзләре китереп кертә, һәм ул рус телендәге әйләнмәләрне, әйтемнәрне ялгыш ( хәрефкә - хәреф, букваль) тәрҗемә итеп, туган тел өчен табигый булмаган әйтемнәр, сүзтезмәләр куллана башлый. Шулай итеп, татар телендә табигый булмаган, ясалма әйләнмәләрнең саны көннән - көн арта бара. Телнең бозылуы дәвам итә.                                              

 Телебезгә кагылышлы мондый афәттән котылу юлы - ике телле кешеләрнең ике телне дә яхшы үзләштерүләренә, һәр телнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен белүләренә ирешү.

 Кызганычка каршы, татар теленең даирәсе кими. Татар — бик практик халык. Әгәр дә кеше җәмгыятьтә татар теленә ихтыяҗ кимегәнен сизә икән, ул тиз арада үзенә кирәкле булганын үзләштерә. Бездә кеше кирәкме, юкмы дип тел белән сатулашырга күнеккән. Андый караш булырга тиеш түгел. Тел ул - мирас, ата-бабаларыбыздан калган казаныш, дәүләт эшләрен алып баручы, иҗат итүче. Туган телгә, мәдәнияткә мөнәсәбәтне бишектән үк тәрбияләү мөһим. Әгәр дә телгә карашыбызны үзгәртмәсәк, ул югала баруын дәвам итәчәк.

Татар теле гаиләдә сакланып калырга тиеш дип билгеләп үтәргә яраталар. Минемчә, бар нәрсәне дә гаиләгә генә кайтарып калдырырга ярамый, дәүләт күләмендә дә чаралар күрергә кирәк. Фәнни-эзләнү эшемне язганда, мин үземә түбәндәге нәтиҗәләрне ясадым:

Иң элек  милләттәшебез, бөек шәхес Садри Максуди  сүзләре  белән әйтәсем килә: ”Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап, без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер”.

Икенчедән, татар телен белгән кеше 30 дан артык төрки халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала.

Өченчедән, татарлар инглиз телен  тизрәк һәм  җиңелрәк өйрәнә, чөнки инглиз телендәге   һ , ң, вау, къ, гъ авазлары безнең телебезнең  дә байлыгы булып тора.

 Дүртенчедән, телебезне чит илләрдән килеп махсус өйрәнүчеләр дә  шактый бит. Казан дәүләт университетында “Татар телен өйрәнү” кафедрасы  бар. Анда укырга АКШ, Кытай,  Вьетнам, Германия кебек илләрдән киләләр. Татар телен өйрәнү алар өчен төрки телләргә, төрки халыкларга чыгу,  тарихны, тел үзенчәлекләрен өйрәнү өчен кирәк икән.

    Минем уйлавымча,  бүген татар халкы ниндидер  бер чик алдында тора. Әгәр  без бүген берләшеп, низаг һәм ыгы-зыгыларны онытып, милләт язмышы, аның киләчәге турында ныгытып уйланмыйбыз икән, безнең хәлләр бик тә мөшкел булачак. Безгә инкыйраз янамасын иде!

 

 

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият

1.Бәширов Ф.К. Сөйлә, каләм! Әдәби уйланулар, тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр. - Казан: Татар. Кит.нәшр.,2001.

2.Вәлиева А.М. Шатлыгым, кайгым минем...: Әдипләребез тел культурасы турында. – Казан: Мәгариф, 1998.

3.Гәрәева Н.Г., Максимов Н.В., Зыятдинова Ә.Ә. Тел- белемнең ачкычы. Татар теле һәм сөйләм үстерү дәреслеге: Урта махсус уку йортлары өчен дәреслек.- – Казан: Мәгариф,2005.

4.Кәримуллин Ә.К. Тел – милләтнең сакчысы.- Казан: Татар. Кит.нәшр., 1997.

5.Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов Г.Б. Хикмәтле дә , бизәкле дә туган тел: Гомуми урта белем мәктәпләре, гимназияләр һәм лицейларның 5-11 нче сыйныф укучылары өчен тел турында кызыклы материаллар. – Казан: Мәгариф, 1998.

 




Информация о работе Телебез турында