Телебез турында

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 24 Октября 2012 в 20:09, доклад

Описание

Доклад про татарский язык

Работа состоит из  1 файл

Телебез турында.doc

— 78.50 Кб (Скачать документ)

Эчтәлек

I. Кереш........................................................................................................2-3б.

II. Төп өлеш.

1.Әдәби тел – халык  байлыгы....................................................................4-5б.

2.Туган телнең пар канаты.........................................................................6-7б.

 

4.Туган телебезнең рухи  чыганагы – авылларыбыз...............................9-10б.

5.Телебездәге кайбер проблемалар........................................................11-13б.

6.Туган телебезнең бозыла  баруының сәбәпләре.................................14-16б.

7.Туган телнең милли үзаң тәрбияләүдәге роле....................................... 17б.

III.Йомгаклау...........................................................................................18-19б.

Кулланылган әдәбият...................................................................................20б.

Кушымта..................................................................................................21-25б.

Кереш

Татар дәүләтен җуйганнан соң күпме сулар аккан, чорлар, патшалар, президентлар алышынган. Читләр арбасына көчләп утыртылган татарның гасырларны үткәндә шул арбадан коелып бетмәгән, бүгенге көннәргә кадәр сакланган бердәнбер хәзинәсе – теле. Соңгы елларда тормыш сикәлтәләре шундый нык селкетә башлады (мәгариф стандартларыннан милли-төбәк компонентын чыгару, бердәм дәүләт имтиханнарын рус телендә генә тапшыру, латин графикасына күчүне тыю һ.б.), әгәр уяу булмасак, аларының да тузган арбадан төшеп калулары бик ихтимал.

Ярамаган сүз сөйләшсәң яисә эш башкарсаң, еш кына: “Кем тегермәненә су коясың?” – дип сораганнарын ишеткәнем бар. Су коюга бәйле тегермән ташының көч-куәте арта. Җитәрлек су коелмаса, тегермән ташы тик тора, эш бармый. Тел белән дә шулай.

“ И туган тел, и  матур тел, Әткәм - әнкәмнең теле...”  – дигән бөек Тукаебыз һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен? Чөнки  кечкенәдән өйрәнелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән сугарып кына калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата – бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.

   Татар  теле ул зур үсеш юлы үткән.  Татар дигән исемнең тарихы  да бик борынгы. Төрле чор галимнәре аны төрлечә аңлата. Кайберәүләр аны тартыр сүзеннән алынган дип уйлыйлар. Бу фикер безнең халыкка туры килә, чөнки ул сүз бөтен авырлыкны курыкмыйча тартыр дигәнне аңлата.

   Кешеләрнең  үзләрендә күркәм сыйфатлар тәрбияләве, мәдәнияткә, сәнгатькә ия булулары һәм гомумән тәртипле, мул тормыш корулары тел дип атала торган гаҗәеп бер нәрсәдән башка мөмкин булмас иде. Тел ул – кешеләрне дөньядагы башка төрле җан ияләреннән аерып тора торган могҗизалы бер күренеш. Ул – җәмгыятьне оештырып, кешеләрне үзара аралаштырып, аңлаштырып торган куәтле чара да, сәнгать әсәрләрен иҗат итүнең иң әһәмиятле коралы да. Һәм, ниһаять, камил, дөрес, матур телнең үзен дә сәнгатьнең бер төре дип әйтеп булыр иде.

Менә шушы чиксез кыймәтле тел хәзинәсеннән уңышлы файдалана беләбезме, аны даими рәвештә баета, үстерә барабызмы, аның җәүһәрләрен тутыкмаслык итеп чистартып, шомартып тора алабызмы соң?

   Кешенең бөтен  тормышы тел белән бәйле. Туганнан  алып, соңгы сулышына кадәр, тел  һәм сүз – кешенең аерылгысыз  юлдашы. Телнең төп материалы – сүз. Ачык, дөрес итеп сөйли белмәсәң, иң ялкынлы хисләр дә кешеләргә барып җитә алмый.

Сөйләшүчеләр булмаса, телгә ихтыяҗ бетеп, ул әйләнештән чыга. Аннан тарих арбасыннан төшеп, үле телгә әйләнеп кала. Халыклар тарихына, теленә бәйле мондый мисаллар бихисап. Кызганычка каршы, бу заман чире туган телебез – татар теле яшәешенә дә куркыныч тудыра. Бу куркынычны тоеп, арабызда аңа каршы көрәшүчеләр дә, үзгәртүне башкалардан көтеп, шуның аркасында кемнәрнедер сүгеп яшәүчеләре дә бар. Тик кайчакта үзгәрүчеләре дә, үзгәртүчеләре дә үзебез икәнлеген аңлап бетермибез. Тел тегермәненә барыбыз бердәм рәвештә ярдәм кылу - телебез исән-сау булып, әйләнеш-яшәештә калсын өчен төп шарт.

Тел мин яшәгән төбәктә, безнең җөмһүриятебездә, радио-телевидение, матбугатыбызда нинди урынны били, туган телебез язмышына нинди мөнәсәбәттә без? Эзләнү эшемнең төп максатлары шулар. Шуннан чыгып, мин үз эшемдә түбәндәге бурычларны билгеләдем: туган телебездә белем һәм тәрбия бирү хакында мәгълүмат туплау, татар матбугатына күзәтү ясау, интернет аша телебез язмышына бәйле фикерләр белән танышу, галимнәребезнең телебез хакындагы фикерләренә таяну.

 

 

 

 

Әдәби тел - халык байлыгы.

Әдәби телнең халык байлыгы  булганлыгы барыбызга да билгеле. Мең  еллар буена халык, материаль  байлыкларны иҗат итү процессында, үзара аралашу һәм фикер йөртү чарасы буларак, үзенең телен, шул нигездә әдәби телен дә иҗат итә, эшкәртә, камилләштерә килгән. Әллә кая чал тарихка китмичә, чагыштырмача соңгы вакытлардагы зур иҗтимагый вакыйгаларга күз салсак, аларны оештыруда да телнең, аерым алганда әдәби телнең, гаять зур урын тотканлыгын күрербез. Әйтик, царизмга каршы гомуми көрәш оештырып, хезмәт ияләрен — русын да, татарын да, чувашын да — барысын да шул гомуми көрәш байрагы астына тупларга кирәк булган бер вакытта, татар большевиклары да татар эшчеләрен әлеге шул интернациональ байрак астына туплау өчен, чаралардан берсе итеп, татар теленә мөрәҗәгать итәләр, Россия социал-демократлар (большевиклар) партиясенең лозунгларын, прокламацияләрен татарчага тәрҗемә итеп тараталар. Татар теле әнә шул интернациональ бурычка бик яхшы хезмәт итә.  
Революция давылына татар эшчеләре һәм татар хезмәт ияләре:  
“Кузгал, уян, ләгънәт ителгән, коллар һәм ачлар дөньясы”,— дип, барыннан да элек, үз телләрендә җырлап кушылалар.

Татар укучыларын һәм  татар тамашачыларын бөек рус  культурасына якынайтуда мөһим рольне нәкъ әнә татар теле уйный, бөек затларның әдәби җәүһәрләре белән татарның киң җәмәгатьчелеге беренче башлап тәрҗемә аша, димәк, татар әдәби теле ярдәмендә таныша башлый.  
       Башка һәр халыкның үз теле үзенә хезмәт иткәне кебек, безнең телебез дә үз татарына элек-электән бөтен кирәкле һәм файдалы хезмәтләрне күрсәтә килә. Башка һәр халыкның үз теле үзенә кадерле булган кебек, безнең телебез дә үзебез өчен бик тә кадерле. Югарыда әйтеп үтелгән әһәмиятле иҗтимагый-сәяси хезмәтләрдән тыш, безнең телебез үзебезгә санап бетергесез күп файдалы эшләр эшләде һәм эшли. Ул - безнең әниләребезнең бишек җыры. Ул - егетләрнең сөйгән кызларына язган беренче хатлары. Ул — безнең беренче башлап ипи соравыбыз. Бик изге, бик зур, әйтеп бетергесез зур һәм мөкатдәс нәрсә ул ана теле. Безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукай юкка гына аның турында:

 И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы,—

дип, зурлап җырламаган! Тукай заманыннан бирле ул инде күп  кенә үзгәрешләр кичерә. Югарыда әйтелгәнчә, җыр булып, хезмәт ияләрен баррикадаларга чакыручы өндәү сүзе булып, татар байларының йөзләренә бәрелгән нәфрәт ялкыны булып революцион давылларга ташлана һәм бу давыллардан ул тагын да чыныгып, яңа революцион сүзләр хисабына тагын да баеп, чаяланып чыга. Революциядән соң телебезнең сүзлек составы нык кына байый, грамматик төзелеше сизелерлек камилләшә төшә.

Шулай да әдәби телебездә, сөйләү һәм язу практикасында күп кенә чуарлыклар, төгәлсезлекләр яшәп килә. Халыкның мең еллар буена иҗат итеп, кадерләп, чарлап үстергән бөек мәгънәви хәзинәсенә, ягъни тел байлыгына без һәр очракта да тиешле саклык белән карыйбызмы икән?

Бу турыда сөйләшү, мәкаләләр белән чыгу, телебез һәм тәрҗемә практикасында кимчелекләрне бетерү өстендә эшләү мөһим. Халыкның борынгыдан килгән мәгънәви байлыгы булган тел культурасын тагын да баету һәм үстерү өстендә эшләү — дәүләткүләм әһәмиятле бер эш.

Туган телнең пар канаты

Тел ярдәмендә без белем һәм тәрбия алабыз, тел - милли үзаңны үстерүнең төп предметы. Нәкъ менә шуңа күрә дә тел галимнәре, олуг язучыларыбыз төп игътибарын  телгә  юнәлтә. Халыкта милли үзаңның формалаша баруы туган телгә игътибарны арттыра, нәтиҗәдә аның К. Насыйри шикелле эшлеклеләре дә мәйданга килә. К. Насыйри язган китапларның шактый өлеше татар телен һәм  аны өйрәнү турында. Аның  иң беренче хезмәте – «Нәхү китабы», ягъни татар теле синтаксисы.

«Татар теле ул – урам теле, ломовойлар теле, әдәби  гыйльми   тел булырга сәләте  юк аның», дигән карашлар яшәгән заманда, К. Насыйри халкыбызның туган телен  кайнар яклап чыга: «Ялган, яла бу! Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел. Бүтән телләрдән бер дә ким түгел, эшләнмәгәнлек сәбәпле генә ул шулай артта калган», – дигән ялкынлы фикерләре белән эш алып бара. Татар теленең фән теле була алуын, моңа аның тулы хакы һәм мөмкинлекләре барлыгын исбат итә. К. Насыйри, телебезне гыйльми һәм гамәли яктан өйрәнеп,  татар лингвистик фәнен тудыруга үзеннән зур өлеш кертә. Моның белән генә чикләнмичә, китапларын татарча язып, төрек, гарәп, рус, фарсы телләреннән күп кенә ядкярләрне тәрҗемә итеп, туган телебезнең мөмкинлекләрен  тагын да арттыра, аны тагын да камилләштерә, баета. Хәлбуки, бер канаты белән талпынып, оча алмаган кош кебек, татар теле дә шушы бер тармагы, бер канаты белән генә югары күтәрелә алмас иде. К. Насыйри туган телнең ике канатын да үстерү һәм ныгытуны бергә алып бара. Икенче канаты исә – төрле фәннәрдән дәреслекләрне татар телендә язу, терминнарны татарча эшләү, орфографияне яңарту була.

Туган телебезгә 18 нче йөз шагыйре Габдерәхим Утыз Имәни дә җитди караган.  Ул яшәгән заманда халык арасында “төрки-татар теле бай түгел, бу телдә катлаулы мәсьәләләр турында язып та, аңлатып та булмый” дигән карашлар хөкем сөргән.1   Шагыйрь мондый фикерләр белән килешә алмаган,

 

үз туган телен – татар телен яклап чыккан.

Татар теленең тарихына күз салсак, әдәби татар теленең ХХ гасырда гына урам теленә әверелүенә инанырга була. Кол Галидән Габдрәхим Утыз Имәнигә кадәр 525 ел узган, тел сизелерлек үзгәреш кичермәгән, Утыз Имәнидән Тукайга чаклы 125 ел вакыт үткән, тел сакланган.

Бөек шагыйребез Г.Тукай  татар халкының, милләт алгарышының  барлык мөһим мәсьәләләре турында  кайгырткан. Татар милли әдәби  теленең үсеш юлларын ул хәзерге  тел гыйлеменә хас югарылыкта аңлаган. Аның «Туган тел» дигән изге гимны гына түгел, хатларында бу хактагы хөкемнәре гыйльми төгәллеге белән шаккатыра. Сәгыйть Сүнчәләйгә язган бер хатында: «Сезнең шигырьләрегездә мин провинциальный һәм төп халык телендә булмаган сүзләр табам. Аларны катыштырмасагыз икән... Мин Казанны тәхте пай һәм Казан арты татарларын шушы көнгә кадәр милләтен югалтмаган һәм киләчәктә дә югалтмаячак төп халык, дип саныйм. Милли әдәбиятыбыз фәкать шулар телендә, шулар рухында гына булуын телим». (1910 ел, 9 ноябрь).

Г.Тукай мәгърифәтче галим Ш.Мәрҗанине юкка гына: “Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт”,- дип атамаган. Шиһабеддин Мәрҗани - үз мәдрәсәсендә шәкертләргә дөньяви фәннәрне өйрәтү белән шөгыльләнгән, кешенең ирекле уй-фикер йөртүен яклаган, галим, тарихчы буларак та кыйммәтле хәзинәләр калдырган. Аның “Мөстәфадел-әхбар...”ы уку-укыту, аң-белем тарату, татарлар арасында мәгариф эшенең торышы турындагы мәгълүматларны үз эченә ала. Китапның 2нче томында мәдрәсәләр эшенә тәнкыйди анализ ясый. Халык арасында киң танылып, үзләренә күп санлы шәкертләрне тарткан мәдрәсәләр исәбенә районыбызның Мөхәммәд ахун җитәкчелек иткән Мәчкәрә авылы мәдрәсәсен дә кертүен белеп, мин горурлык хисләре кичердем. 1

 

 

 

 

 

 

Телебездәге кайбер проблемалар

Туган телебезнең байлыгын, бөтен нечкәлекләрен аңларга  безгә матур әдәбият әсәрләре ярдәмгә килә. Олпат язучыбыз Г.Бәширов туган телебезне саклаучы, яклаучы булган халкына олы бәясен бирә: “...Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән, өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән”.

Телебездәге кайбер проблемаларга тукталыйк  әле. Зәки Җанибәкнең “Тел галимнәре ни белән мәшгуль?” язмасында татар телендәге яңа сүзләр, аларны аңлату, сүзлекләргә кертү, кирәкле сүзләрне ясау мәсьәләләре күтәрелә: “Хөрмәтле галимнәребез "хан заманындагы" сүзлекләрне кабат бастыруын дәвам итә. Ә тел бит гел үсештә һәм үзгәрештә. Без бит инде XXI гасырда яшибез! Яңа чорның меңнәрчә яңа сүзләре теркәлгән сүзлекләр бармы? Һәм алар гомумән тупланачакмы?”1

Телебез язмышы мәсьәләсен тикшергәндә, мин  күп кенә татарча сайтларны өйрәндем. Шулардан “Маtbugat. Ru” сайтындагы язмаларда безнең кимчелекләребез күрсәтелү, тәнкыйть фикерләре булу да ошады. Без бөек, дип лаф орабыз, ләкин тарихны рәтләп белмибез, кемдер килеп безгә булышканны көтәбез. Тукай яшәгән “Болгар” номерларын җимерү – безнең рухи бушлыгыбыз түгелмени?! “Әле ярый милли-региональ компонент мәсьәләсе безнең татарны бераз талпындырды шикелле. “Рәхмәт” русларга, Русия хөкүмәтенә - әгәр дә алар башка милләтләрне шулай кысып тормасалар, үз тар һәм тыныч сазлыгыбызда шулай “матур” гына яши бирер идек кебек...”- дип фикерен белдерә Искәндәр абый Гыйләҗев.

“ТНВ” каналыннан еш кына галимнәр, язучылар, журналистларыбызның туган тел  язмышы, мәдәнияте хакында  гәпләшеп утырганын күрсәтәләр. “Кара-каршы”, “Мәдәният дөньясында”, “Халкым минем” кебек тапшырулар бүгенге татар халкының мәдәният көзгесе булып тора. “Шушы "көзге"дән соңгы 20 елда милләтебезнең никадәр түбән тәгәрәвен күреп йөрәк сызлый.

 

Бу тапшыруны кемнәр генә алып бармады инде. “Шәхәр”, “хәм”,  “бу җылда” дип, телләре ни сөйләгәннәрен колаклары ишетми журналистларның. Әллә татар тапшырулары өчен журналистларны эшкә алганда конкурс уздырып, иң начарларын гына сайлап алалар инде”, - дип яза Рәсим хәзрәт Хәбибулла “Татар халкы сөйләшергә өйрәнерме?” мәкаләсендә.1 Милләт, тел, мәдәният дип тел чарлап телне дә саклап, мәдәниятне дә үстереп булмавын әйтә. Армый-талмый эшләргә, гамәл кылырга чакыра. Ә гыйлем булсын өчен иман кирәклеген искәртә.

Туган тел — милләтнең иманнан кала иң беренче бөек байлыгы. Иман булса, тел дә була. Шуңа күрә горур милләтләрдә  туган телне югалту — иманны югалтуга тиңләштерелә. Бу урында  минем Айдар Хәлим фикерләрен китерәсем килә: “Онытмагыз, “туган тел өчен көрәш” темасы никадәр ясалма куертылса, милләтнең хәле шулкадәр мөшкелләнә бара, димәк. Телне сакларга да, акларга да, аның өчен көрәшергә дә кирәкми — туган тел иманда, димәк, үзеңдә, каныңда эрегән халәт, аны иман урынына олыларга кирәк”.

Информация о работе Телебез турында