Татар әдәбияты классигы, профессиональ татар театрына һәм драматургиясенә нигез салучыларның берсе

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 01 Ноября 2012 в 19:04, диссертация

Описание

Татар әдәбияты классигы, профессиональ татар театрына һәм драматургиясенә нигез салучыларның берсе, Татарстанның атказанган артисты, талантлы драматург-новатор, режиссер, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Кәрим Тинчуринның тууына 15 нче сентябрьдә 125 ел тулды. Милли драматургия үсеше тарихында Кәрим Тинчурин исеме кабатланмас урын алып тора. Ул татар театрын үстерүгә һәм баетуга искиткеч зур көч куя.

Работа состоит из  1 файл

К.Тин ДокуменMicrosoft Office Word (3).docx

— 19.29 Кб (Скачать документ)

     Татар әдәбияты классигы, профессиональ татар театрына һәм драматургиясенә нигез салучыларның берсе, Татарстанның атказанган артисты, талантлы драматург-новатор, режиссер, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Кәрим Тинчуринның тууына 15 нче сентябрьдә 125 ел тулды. Милли драматургия үсеше тарихында Кәрим Тинчурин исеме кабатланмас урын алып тора. Ул татар театрын үстерүгә һәм баетуга искиткеч зур көч куя.

    Татар әдәбиятына Шәриф Камал, Гафур Коләхмәтов, Һади Такташ кебек әдипләрне биргән, үзенең Урта Әләзәне белән бүген дә татар дөньясында билгеле булган Пенза ягы татар әдәбиятын тагын бер классикка баета, татар театры үсешенә зур өлеш кертә. 1887 нче елның 15 нче сентябрендә Пенза өлкәсенең Аккүл авылында ишле гаиләдә Кәрим Тинчурин дөньяга килә. Башлангыч белемне ул үз якларындагы мәдрәсәдә ала. Аннан соң, белемен арттыру теләге белән, Казанга юнәлә, “Казан якларына унөч яшьлек яшүсмер бер малай килеп чыга – дип яза Риза Ишморат. – Аягында агач башмак, башында түбәтәй аның. Бәхет эзләп килгән ул. Зур гына күзле, ягымлы карашлы, чая гына бу малайның бер теләге бар – уку, белем алу, адәм рәтле кеше булу. Теләге бар, акчасы юк. Ничек тә акча табарга кирәк, һәм ул бер хәрчәүнигә савыт-саба юучы булып эшкә керә. Авыр, шапшак эш. Ләкин кая барсын? Түзәргә туры килә. Ниһаять, ул үз заманында әйбәт уку йорты булып исәпләнгән, дөнья белемнәре дә укытыла торган  “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә урнашу бәхетенә ирешә. Тырышып укый. Ә җәен кая да булса барып эшли, акча юнәтә. Аның шәхес буларак формалашуы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә башлана.

   Россиянең төрле төбәкләрендә авыр эшләрдә эшләп көн күрүе, авыл мәктәпләрендә мөгаллимлек итүе булачак драматургның бай тормыш тәҗрибәсенә нигез була. Юлында очраган кызыклы кешеләр, аларның гыйбрәтле язмышлары туачак сәхнә әсәрләре өчен кыйммәтле материалга әйләнә. Уй һәм хисләре ургып торган Кәрим Тинчурин яза башлый. Башта хикәяләр, новеллалар, шигырьләр яза. Ә 1906 нчы елда “Моназарә” комедиясен язып драматургиягә килә. Бу елларда татар сәхнә сәнгате дә барлыкка килә һәм үсә башлый. Төрле шәһәрләрдә үзешчән театр труппалары оеша. Бу яңалыкка  Кәрим Тинчурин да кушыла, 1910 нчы елда Габдулла Кариев җитәкләгән “Сәйяр” труппасына кабул ителә. Анда татар театрының нигез ташын салган кыю йөрәкле артистлар белән якыннан таныша, аларның олы һәм мактаулы эшләрен күрә, алар куйган спектакльләр аны таң калдыра. Тәҗрибәле остазы Габдулла Кариев Кәрим Тинчуринның актерлык талантын ача һәм ул чорның иң танылган әсәрләре – Галиәсгар Камал, Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан пьесаларындагы һәм тәрҗемә әсәрләрдәге төп рольләрне башкара.

     Кәрим Тинчурин режиссерлык сәнгатен өйрәнеп, драма әсәләренә җан өрә, сәхнәгә чыгара. Гражданнар сугышы тәмамланып, тыныч тормышка аяк баса башлаган вакытларда Татарстан хөкүмәте аңа дәүләт театр труппасын оештыру бурычын йөкли. Кәрим Тинчурин бу эшне уңышлы башкарып чыга һәм театрның баш режиссеры итеп билгеләнә. Ару-талуны белми, эшләвен дәвам итә. Максим Горький, Гаяз Исхакый, Гафур Коләхмәтов пьесаларын сәхнәләштерә. Күренекле сәхнә осталары М.Мутин, С.Айдаров, Г.Кариевларны Казанга кайтаруга зур көч

   Кәрим Тинчурин иҗатының иң югары ноктасы: ул үзен драматург-новатор итеп таныта, татар драматургиясенә яңа тема һәм геройлар алып килә. 1910-1917 нче елларда “Хәләл кәсеп”, “Шомлы адым”, “Беренче чәчәкләр”, “Назлы кияү”, “Ач гашыйк”, “Соңгы сәлам” һәм башка пьесаларын яза. Кәрим Тинчурин, татар профессиональ театрын оештыруда, аны яңа үрләргә күтәрүдә, бөтен җанын һәм энергиясен биреп эшли. Ул сәхнә сәнгатенең һәм тамашачы зәвыгының бөтен нечкәлекләрен белеп, аңлап эш итә. Менә алар — «Зәңгәр шәл», «Җилкәнсезләр», «Сакла, шартламасын!», «Американ», «Сүнгән йолдызлар» дигән гаять эчтәлекле һәм бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмаган әсәрләр. Боларда ил һәм халык язмышы, мәхәббәт һәм фаҗигале киләчәк, сугыш вакытындагы авыр тормыш кебек темалар күтәрелә. Кәрим Тинчурин шушы әсәрләре аркылы халыкның уй-теләкләрен, өмет-хыялларын, киләчәген һәм милли мәдәният язмышын чагылдыра.

Кәрим Тинчурин әсәрләре жанр ягыннан төрле. Аеруча Октябрь революциясеннән соңгы елларда драматург иҗатында комедия жанрына күчешне күзәтергә мөмкин. Аның «Йосыф белән Зөләйха» (1918), «Сакла, шартламасын!» (1918), «Казан сөлгесе» (1922), «Американ» (1923), «Җилкәнсезләр» (1926), «Хикмәтле доклад» (1928) комедияләре халык көлүе рухында иҗат ителә. Бу еллардагы таләпләргә нигезләнеп, К.Тинчурин көлү объекты итеп буржуаз җәмгыятьне, буржуаз сыйныф вәкилләрен, «милли зыялыларны» ала. Ул «Американ», «Җилкәнсезләр» кебек сатирик комедияләрендә, Гаяз Исхакый, Галиәсгар Камал традицияләрен дәвам иттереп, бу төр жанрны яңа идея-эстетик биеклеккә күтәрә. Сатирик стиль белән фаҗигале стильнең аралашып баруы, көлке тудыруда төрле чараларны киң куллану, тел байлыгыннан оста файдалану әсәрләрнең уңышын билгели. “Американ” комедиясендәге темалар «Җилкәнсезләрдә тагын да тулырак ачыла. Пьеса башта «Ишкәксез» дип атала, 8 пәрдәдән тора. Баштагы ике куелышында спектакль Батырханның акылдан язуы белән тәмамлана. Соңыннан әсәрнең исеме дә, эчтәлеге дә үзгәртелә,

Комедиядә вакыйгалар зур вакыт  аралыгында бара: I Бөтендөнья сугышы алдыннан башланып, совет хакимиятенең беренче елларында тәмамлана. Әсәр билгеле бербөтен сюжетка корылган. Төп персонажлар әсәр башыннан ахырына кадәр катнаша. Драма үзәгендә тарихи алмашынулар тәэсирендә тормыш аренасыннан китәргә мәҗбүр булган сыйнфый катлауның фаҗигале язмышы сатирик буяуларга төрелеп тасвирлана. Батыр-хан, Нуретдин бай, Мисбах хаҗилар — революция дулкыннары тарафыннан читкә чыгарылып ташланган «җилкәнсез» корбаннар.

 

 

 

 

 

 

 

 

1922нче елда Тинчурин  чакыруы буенча Оренбургтан армия  оркестрының яшь режиссеры, киләчәктә  танылачак бөек композитор, татар  профессиналь музыкасына нигез салучы С.Сәйдәшев кайта һәм ике зур талантның иҗади дуслыгы башлана.

.К.Тинчурин һәм С.Сәйдәшевның бердәм иҗаты сокландыргыч нәтиҗәләр бирә: сәхнәдә бер-бер артлы музыкаль драмалар куела.

Тинчурин һәм Сәйдәш дуслыгының

          Гасырларга бара яктылыгы.

           “Зәңгәр шәл”ләр иңли сәхнәбезне-

          Театрга әйди бар халыкны.

 

 

 “Сүнгән йолдызлар”ны язган әдип

Сүнмәс йолдыз булып калыкты.

Бер елатып, бер көлдереп һаман

Милли йөзен саклый халкымның.

К.Тинчурин комедияләренең темалары актуаль, сюжеты мавыктыргыч, персонажлары оригиналь. “Американ” комедиясендә, мәсәлән, ул яңа заман  яшьләре аша революцион үзгәрешләргә каршы торган бер төркем интеллигенция  вәкилләреннән, спекулянтлардан, мещаннардан  ачы көлә, аларның яшерен уй-хыялларын  фаш итә. Моның өчен драматург  үткен интригалы сюжет уйлап  таба. Буржуаз интеллегенция дөньясына “Америкадан килгән татар галиме” дигән исем белән ярлы студент Искәндәрне “җибәрә”.

 

Кәрим Тинчуринның әдәби  мирасы әле дә актуальлеген югалтмый. Еллар уза тора, ә без драматургның иҗатында, аның образларында, уздырган идеяләрендә, сәнгать алымнарында, уй-омтылышларында яңадан-яңа төсмерләр  күреп, яңача, тагын да тирәнтен ача  киләбез.

Тинчуринның әсәрләре укыла, пьесалары куела, аның спектакльләре  тамашачы мәхәббәтен яулап алган  икән, димәк, Кәрим Тинчурин бүген  дә исән, бүген дә яши, мәңге үлмәс мирас булып сакланачак. Ул кабызган якты утлар буыннан буынга күчерелә бара.

 


Информация о работе Татар әдәбияты классигы, профессиональ татар театрына һәм драматургиясенә нигез салучыларның берсе